4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итә. Бу көн Русиядә 2005 елдан ял көне булып санала башлады. Ни өчен бу дата бәйрәм ителә?
1612 елның 4 ноябрендә халык Түбән Новгород сәүдәгәре Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә. Бу көн Русия тарихында авыр вакытларның тәмамлануы, бердәмлекнең җиңүе белән бәйле. Башкортстан халкы бу җиңел булмаган чорда Русия дәүләтенә тугры булып кала һәм интервентларга каршы көрәштә катнаша.
Халык бердәмлеге көнен каршылап, бүген Уфа районының барлык мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре үтте. Укытучылар балаларга тарихи вакыйгалар хакында сөйләде, патриотлык тойгысы, Ватаныбызга хөрмәт уятты, бердәмлекнең һәм тугрылыкның мөһимлеген аңлатты.
Мәктәптә укый башлаган 1нче сыйныф укучыларына катлаулы тарих серләрен төшендерү җиңелләрдән түгел. Укытучыдан зур осталык, тырышлык, сабырлык, үз эшен бар нечкәлекләрендә белү таләп ителә.
Уфаның 84нче Татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Еникеева - нәкъ шундыйлардан. Бүгенге сыйныф сәгатен дә ул һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә үткәрде. Мөгаен, кечкенәләр дәреснең ничек үткәнен дә сизми калгандыр. Алар табышмаклар да чиште, шигырьләр дә сөйләде, җырлар да җырлады. Ләйсән Мәҗит кызы оста итеп сүзне туган илебезне хөрмәт итү, бердәмлекнең кыйммәте хакында алып бара белде. Дәрес уенчыклар, төсле сурәтләр кулланып алып барылды. Балалар тактадагы Җир шарына уч сурәтләре дә ябыштырды. Дәрес матур итеп туган телдә барды. Алендеева Дарина, шәһәр кызы булуга карамастан, татар телендә зур осталык белән шигырь сөйләп сокландырды. Беренчеләр янына 2Д сыйныфы кунакка кереп, “Кояшлы ил” җырын бүләк итте. Бу сыйныфны да Ләйсән Еникеева җитәкли. Матур дәрес күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды. Балалар күтәренке рух белән, өстәмә белем алып, туган илебезгә хөрмәт, ярату тойгысын ныгытып таралышты.
#мыедины
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/berd-mlekt-k-ch/
|