menu
person

Просмотров: 70 | Добавил: остаз | Дата: 29.01.2021 | Комментарии (0)

Рөстәм Миңнеханов: Төрле телләрдә сөйләшүебезгә карамастан, безгә һәр халык кадерле
Татарстан Президенты Халыклар бердәмлеге көнендә «Безнең йорт — Татарстан» этнофестивален ачты.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/04-11-2020/r-st-m-mi-nehanov-t-rle-tell-rd-s-yl-sh-ebezg-karamastan-bezg-r-halyk-kaderle-5783416

Прикрепления: Картинка 1 ·Картинка 2
Просмотров: 60 | Добавил: остаз | Дата: 04.11.2020 | Комментарии (0)

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле якташлар!

Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.
Татарстанда төрле милләт вәкилләре гомер-гомергә дус һәм тату яшәве белән горурланабыз. Киләчәктә дә бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булып, дуслык җепләребезне өзмичә, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларыбызны уртаклашып яшик. Бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә бергә булу, бер-берең өчен җаваплылык тоту аеруча мөһим.


Хөрмәтле якташларым! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар, йортларыгызга тынычлык телим. Бәйрәм белән!

"ЧИРПОВСКОЕ" ТЕРРИТОРИАЛЬ ИҖТИМАГЫЙ ҮЗИДАРӘ РӘИСЕ Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 150 | Добавил: остаз | Дата: 04.11.2020 | Комментарии (0)

Татарстан халыклары ассамблеясе беренчеләрдән булып республика Президенты Рөстәм Миңнехановның киләсе елны Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итү турындагы инициативасын хуплады һәм аны үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта бүген Питрәч районында узган Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Ассамблея Советы һәм ведомствоара эш төркеменең уртак утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде

Просмотров: 129 | Добавил: остаз | Дата: 25.10.2020 | Комментарии (0)

Юлия ГУБИНА22 октябрь 2020 - 12:48

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, киләсе елга эш планы төзү буенча фикер алышу узды

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

Шушы уңайдан, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, киләсе елга эш планы төзү буенча фикер алышу узды. Анда фольклорчы, галим Геннадий Макаров, “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле художество җитәкчесе Эльмира Кашапова, Тихвин чиркәве настоятеле Алексей Колчерин, Казан шәһәре керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова, үзәкнең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ирина Муллина белән беррәттән, “Туганайлар” газетасының баш редакторы буларак, мин дә катнаштым.

Киңәшмәне башлап, Я.Емель ... Читать дальше »

Просмотров: 156 | Добавил: остаз | Дата: 23.10.2020 | Комментарии (0)