menu
person

07:02
Халыклар бердәмлеге көне белән!

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле якташлар!

Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.
Татарстанда төрле милләт вәкилләре гомер-гомергә дус һәм тату яшәве белән горурланабыз. Киләчәктә дә бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булып, дуслык җепләребезне өзмичә, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларыбызны уртаклашып яшик. Бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә бергә булу, бер-берең өчен җаваплылык тоту аеруча мөһим.


Хөрмәтле якташларым! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар, йортларыгызга тынычлык телим. Бәйрәм белән!

"ЧИРПОВСКОЕ" ТЕРРИТОРИАЛЬ ИҖТИМАГЫЙ ҮЗИДАРӘ РӘИСЕ Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 152 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar