Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле якташлар!
Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.
Татарстанда төрле милләт вәкилләре гомер-гомергә дус һәм тату яшәве белән горурланабыз. Киләчәктә дә бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булып, дуслык җепләребезне өзмичә, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларыбызны уртаклашып яшик. Бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә бергә булу, бер-берең өчен җаваплылык тоту аеруча мөһим.
Хөрмәтле якташларым! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар, йортларыгызга тынычлык телим. Бәйрәм белән!
"ЧИРПОВСКОЕ" ТЕРРИТОРИАЛЬ ИҖТИМАГЫЙ ҮЗИДАРӘ РӘИСЕ Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы